Харрас Әюпов. “Биш вакыт намаз”. Радиокомпозиция.
Гомәр Сәйфетдин. “Беренче намаз”. Хикәя.
Тапшыруның икенче өлешендә игътибарыгызга төрек язучысы Гомәр Сәйфетдиннең “Беренче намаз” дигән хикәясе тәкъдим ителә. Аны Бикә Рәхимова тәрҗемә иткән. Хикәя Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан башкаруында яңгырый.
“Хуш, сау бул, айларның солтаны!” Әдәби-музыкаль композиция.
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, дигән теләктә тапшыруыбызны башлап җибәрәбез. Бүген бөтен Ислам дөньясы Рамазан гаетен билгеләп үтә. Хәзер без сезне “Хуш, сау бул, айларның солтаны!” дигән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Без аны дини эчтәлектәге шигырьләрдән һәм җырлардан төзедек.