Хәерле көн, Татарстан (29.03.2025)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен үткәрелә торган “Тантана” театр премиясе 2011нче елдан бирле күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә. Максаты — Татарстан Республикасындагы театр сәнгатенә дәүләт тарафыннан ярдәм итү. Республикабызның Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәрдаим ярдәмен тоеп иҗат итә театырларыбыз! Татарстан республикасы мәдәният министрлыгының театр өлкәсендәге тапшырыла торган премиясе быел 17 номинациядә билгеләнде.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК