Мәктәп укучыларының язгы каникулы төгәлләнде, уку елының соңгы чирегенә аяк басабыз. Күңелләр гөрләвекләр шикелле каядыр, нигәдер ашыксалар һәм ашкынсалар да, бөтен ихтыяр көчен бергә туплап, укуга тотынырга кирәк. Кем алдындадыр чирекне, елны уңышлы тәмамлау бурычы торса, чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне яхшы баллар белән бетерү өчен тырышачак.
Ә шулай да бүгенге “Сердәшханә” тапшыруының төп темасы – куркынычсызлык. Начар яки куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге турында сөйләшербез.