Җырчы, Татарстанның атказанган артисты, озак еллар ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солистка булып эшләгән Галия Шәриф кызы Гафиятуллинаны искә ала торган көннәребез. Аның тууына 110 ел. Галия, чын исеме Хәтимә Шәриф кызы Гафиятуллина, 1915 елның 24 мартында Казан шәһәрендә дөньяга килә. 2003 елда биредә үк дөнья куя.
Хәзер Сезне, хөрмәтле радиотыңлаучылар, Татарстан радиосының алтын фондыннан “Галия Гафиятуллина җырлый” дип исемләнгән концерт-очерк тыңларга чакырабыз. ул 1996 елда музыка белгече һәм шул елларда Татарстан радиосында эшләгән Гөлнара Сәлманова тарафыннан әзерләнгән. Текстны диктор Тәлгать Хаматшин укыган. Галия Гафиятуллинаны искә алу көннәрендә җырчының рухына бер дога, тыңлаучыларыбызга бездән бер бүләк булсын әлеге тапшыру.









