Республикабыз кырларында язгы кыр эшләре башланды. Быел авыл эшчәннәре нинди культураларга өстенлек бирә, бәрәңгенең нинди сортлары утыртыла? Бу сорауларга турыдан-туры эфирда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр Академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Айтуган Зөфәр улы Хаҗиев тукталачак, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.
Мөхтәрәм кардәшләр, без сезне сугыш чоры вәкилләре, алар кичергән авырлыклар белән даими таныштырып торабыз. Бүген игътибарыгызга Нурбикә апа Бикчәнтәева белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.










