Бүгенге тапшыруыбызның темасы галәмнең үзе кебек үк иксез-чиксез Интернетка багышлана. Иртәгә, 4нче апрельдә, халыкара Интернет көне билгеләп үтелә. Яшәебезнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән заманча мөмкинлекләр челтәре киләчәктә ничек үсәр? Бу үсеш кешелек дөньясы өчен нинди яңалыклар алып килер? Республикабызда мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге вәзгыять нинди?