Татарстан радиосын тыңлаучы кадерле дусларыбыз, Ходайның бирмеш тагын бер көнен бергәләп башлап җибәрәбез. Микрофон алдында – Гөлназ Ибраһимова.
Табигатьтә дә, безнең күңелләрдә дә яз тантана итә. Менә шундый дулкынландыргыч, ашкындыргыч бер халәттә сезне “Исәнме, якты яз!” дигән әдби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Без аны шагыйрьләребезнең яз фасылына багышланган шигырьләреннән һәм шул темага караган җырлардан төзедек.