Эколог Гөлшат Садыйкова яшь дусларын апрель ае башында табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштыра. Кошлар, куян, төлке һәм башка хайваннар бала чыгарырга ничек әзерләнәләр һәм яңа туган нәни җәнлеләр үзләрен ничек тоталар. Җылы яклардан кайткан кошлар табигатькә нинди файда китерә? Менә шушы һәм тагын бик күп сорауларга җавап табарсыз.