Студия кунагы — «Теләче-информ» баш мөхәррире Ленар Хуҗин.
Теләче районының “Теләче-информ” мәгълүмат үзәге “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе һәм ТР Журналистлар берлеге белән берлектә якташлары — ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган III «Яшь журналист» иҗат конкурсын оештырып җибәрде. Бүген без әлеге конкурс турында тәфсилләбрәк итеп сөйләшү өчен “Теләче-информ” мәгълүмат үзәгенең баш мөхәррире Ленар Йосыф улы Хуҗинны кабат үзебезгә кунакка чакырдык.









