Апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Мәктәп-гимназияләрдә бу көннәрдә Шигърият бәйрәмен үткәрергә әзерлек бара. Укучылар Тукай шигырьләрен һәм аларга иҗат ителгән җырларны өйрәнә. Тапшырубызда сезне туган телебезне һәм шигърият сөюче балалар белән очрашу көтә.