Театр сөюче кадерле дуслар! Без сезне К.Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театрының “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектакле язмасын тыңларга чакырабыз. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча бу спектакльне режиссер, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашев куйган. Композиторы – Фасил Әхмәтов, концертмейстеры – Сафьян Ибраһимов. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә тавыш операторы Айсылу Гыйләҗетдинова, режиссер Госман Әхмәтҗан һәм мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан 1977 елда язып алынган.