Хәерле көн, Татарстан! (05.04.2025)
Чаллыда үткәннәргә кайту юлын тапканнар- моннан 30-35ел элек “Пятачокка” йөргән егетләр-кызлар тагын бу уенга йөри башлаганнар. Яшьләр дә тартыла икән “Пятачок”ларга. Чаллыда озакламый күмәкләшеп бию кичләре башланып китәсе. Болар хакында тулырак сөйләшү өчен без бүген студиягә әлеге чараны оештырган “Шәhри Чаллы” газетасының баш мөхәррире Резидә Юсупова белән Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллинны чакырдык. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.