Тапшыруыбызны бүген билгеләп үтелә торган бик тә әһәмиятле дата – Бөтендөнья сәламәтлек көне турында сөйләшүдән башлыйк әле. Ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелүче бу көн рухи һәм физик сәламәтлекнең мөһимлеген, шулай ук авыруларны вакытында кисәтү кирәклеген искә төшерү максатын күздә тота. Зуррак үскән саен сез дә, дусларым, мөстәкыйльрәк булырга тырышасыз, димәк, сәламәтлегегезне кайгыртуны да үз өстегезгә аласыз дигән сүз.
Бу тапшыруыбызда һөнәр турында уйланучы яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен яңа сәхифә башлап җибәрәбез. “Мең дә бер һөнәр” сәхифәсенең беренче чыгарылышы Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты турында булыр.