7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне. Шул уңайдан турыдан-туры эфирда күренекле табиб, медицина фәннәре докторы, профессор Равил Шамил улы Вәлиев катнашачак, тыңлаучыларны борчыган сорауларга җавап бирәчәк.
Национальный проект «Кадры»
Татарстан радиосы яңа рубрика башлап җибәрә. “Игътибар үзәгендә — кеше”. Бу сәхифәдә сез дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында яңалыклар ишетә алырсыз. Сорауларыгыз булса, безнең редакциягә хәбәр итегез, без аларны Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләренә юлларбыз.
Республикабызда кешеләрне эш белән тәэмин итү юнәлешенә зур игътибар бирелә, “Кадрлар” илкүләм проекты чаралары да уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Хәзер сүзне министрлык белгече Айсылу Гомәровага бирәбез.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.