Лариса Маслова концерты (виолончель).
Хәзер игътибарыгызга Татарстанның халык артисты, виолончельдә уйнау остасы Лариса Маслова концертын тәкъдим итәбез. Анда сез Әнвәр Бакировның “Виолончель һәм фортепиано өчен соната”сының 3нче өлешен,
Рәшит Гобәйдуллинның “Токката” исемле инструменталь пьесасын, Ренат Еникиевның виолончель һәм оркестр өчен иҗат ителгән “Экспромт” дигән әсәрен, Сара Садыйкованың “Безгәме соң” һәм “Кияүләр” музыкаль комедиясеннән “Бию”ен, Рафаэль Билаловның “Татар сюитасы” исмеле әсәрен ишетерсез.