Композитор Мансур Мозаффаров иҗатына багышланган концерт-очерк.
Тапшыруның бүгенге чыгарылында “Радионың алтын фондыннан” дигән сәхифә тәкъдим ителә.
Хәзер сезне халкыбызның күренекле композиторы, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мансур Мозаффаровның затлы иҗаты белән янә бер очрашу көтә.
Игътибарыгызга радиобыз фондында сакланучы кадерле бер язма тәкъдим ителә. Аның сценарие 1972 елда музыка белгече Яков Гиршман тарафыннан язылган. Музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәрире Рафаэль Ильясов һәм ул вакыттагы дикторыбыз Мәрьям ханым Арсланова шушы сценарий нигезендә тапшыру әзерләгәннәр.









