Быел 25 нче Федераль Сабантуе Якутиядә 13 нче һәм 14 нче июнгә билгеләнгән. Масштаблы чараны үткәрү алдыннан, Якутиянең республика медиа үзәгендә, татар иҗтимагый оешмалары телекүпере узды, анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация катнашты.Чарада Саха Якутия респбуликасы мәдәният һәм рухи үсеш минисры Афанасий Ноев, туган як татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Игор Хәлилов катнашты. Данис Шакиров ике тугандаш халык арасындагы багланышларының әһәмиятен билгеләп узды. Телекүпер азагында Якутиянең татар җәмгыяте аксакалы- Таһир Хөснетдинов кунаклар өчен талянда уйнады. Әйтергә кирәк, Якутия шәһәрендә федераль дәрәҗәдәге Сабантуй беренче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәм 50 меңгә якын кешене берләштерер дип көтелә.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК