Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевёлкина һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казан дәүләт аграр университеты коллективына яңа ректор Илшат Габделфәт улы Нуриевны тәкъдим иттеләр.
Илшат Нуриев республиканың агросәнәгать комплексы белән тыгыз бәйләнгән. Ул 2015-2025 елларда Арча муниципаль районын җитәкләде. Узган атнада Илшат Нуриев Арча муниципалитет советы утырышында, Казан дәүләт аграр университетына җитәкчелек итү өчен, Арча районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын үзеннән төшерде. Илшат Нуриев — икътисад фәннәре кандидаты, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК