2018 елдан Татарстанда Рәис Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.
Авылда яшәүче яшь хатын-кыз 25 яшькә кадәр беренче баласын тапса, ул 50 мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы. Әгәр хатын-кыз 29 яшькә кадәр өченче яки чираттагы баласын тапса, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумга кадәр арта.
Әлеге республика социаль ярдәм чарасы «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм яшь әниләргә, үз керемнәренең дәрәҗәсен яки мөлкәти хәлен расламыйча, өстәмә финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирә. 2018 елдан 2024 елга кадәр бу максатларга 832,4 млн сум юнәлдерелгән, шул исәптән 2024 елда – 92,7 млн. 2025 елга план – 203,7 млн.
Бүгенге көндә беренче баласын тапкан 11 862 хатын-кызга һәм өченче яки аннан соңгы баласын тапкан 2 615 хатын-кызга түләү билгеләнгән.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК