Бүген Кырымда төбәк Конституциясе көнен билгеләп үтәләр, төбәкнең Төп законы моннан унбер ел элек, ярымутрау Россиягә кушылганнан соң кабул ителде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырым халкын әлеге истәлекле дата белән котлады, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
Сәясәтченең сәламләү сүзләрен ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин җиткерде, ул бу көннәрдә истәлекле датага багышланган чараларда катнаша. Аерым алганда, 10-11 апрельдә Симферополь һәм Алуштада хакимиятнең закон чыгару һәм муниципаль органнары семинар-киңәшмәсе, шулай ук Федерациянең яңа субъектларын Россиянең хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләре буенча РФ Закон чыгаручылар Советы комиссиясе утырышы уза.
«11 апрель – Кырым һәм Севастополь, безнең күпмилләтле Ватаныбыз тарихында истәлекле дата. 2014 елда Кырым Республикасының Төп канунын кабул итү дәүләтчелек үсешенең яңа этабын билгеләде, республика үсеше, анда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм бөтен ярымутрауның уникаль мәдәни мирасын саклау өчен ныклы сәяси-хокукый нигез булдырды. Кырым Республикасы Конституциясе дөньякүләм дәрәҗәдә аның Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше буларак статусын ныгытты», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Кырым депутатларына юлланган сәламләү сүзләрендә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук тарихи документта Татарстан парламентарийларының тәҗрибәсе дә чагылыш табуын билгеләп үтте.
«Бүген дә безнең закон чыгару җыеннарының дуслыгы һәм конструктив диалогы, шул исәптән 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Кырым Республикасы Дәүләт Советы – Кырым Республикасы парламенты арасында имзаланган Шартнамә кысаларында һәм Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар Советы мәйданчыкларында тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, илнең закон чыгару кырын камилләштерү, яңа төбәкләрнең Россия Федерациясенең бердәм сәяси-хокукый һәм сәяси социаль-икътисади киңлегенә керүенә үз өлешен кертә. Конституция принципларын гамәлгә ашыру, кануннар базасын үстерү һәм Кырым халкының тормышын яхшырту буенча армый-талмый эшләвегез зур хөрмәткә лаек», — дип өстәде ул.