“Данлы көннәр елъязмасы”. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына.
Бүген без Бөек Ватан сугышында җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән легендар милләттәшебез, разведчик, партизаннар бригадасы командиры Даян Мурзин турында сөйлибез. Татарстанның йөз аклыгы булган, Җиңү елъязмасына якты бер сәхифә булып кергән олы шәхес турында. Сөләп кенә калмыйча, аның үз тавышын да ишетербез. Ә инде аның белән булган интервьюның язмасын безгә Чаллыдан журналист Рәис Зарипов алып килде. Тапшыруда ул да катнашачак. Кыскасы, үз халкының батырлары белән горурланган кеше өчен бик тә кызыклы, мәгънәле тапшыру көтелә.









