Кадерле дусларыбыз, бүген эфирдагы эшебезне күңелгә канат куя, матур эшләргә ашкындыра торган әдәби-музыкаль композиция белән башлап җибәрәбез. Без аны барыбызга да таныш җыр исеме белән “Ашкын, кешем!” дип атадык. Юкка гына түгел, чөнки бүген — Космонавтика көне.