Татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән Камил, өйгә кайткач, әтиләренә дәрес бирәләр. Аның бүгенге темасы – Җыен бәйрәме. Язгы чәчү алдыннан үткәрелә торган бу йола элек ничек булган да, хәзер аны ник онытып баралар? Сөйләшә торгач, спектакльнең каһарманнары мөһим бер ачышка тап булалар: баксаң, Җыен һич тә онытылмаган, ул безнең көннәрдә Сабантуй исеме белән яшәп килә икән.