Атналык күзәтү.
Атна Абу-Дабида инвестиция форумы чаралары белән башланып китте. Аларда катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә узган ялларда ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
Бу атнада Казанның үзендә Россия венчур форумы булды.
Республикабыз районнарында язгы кыр эшләре тулы көченә дәвам итә. Бу атнада Татарстан Республикасында барлык муниципаль районнар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Авыл хуҗалыгында гына түгел шәхси хуҗалыкларда да эш башланган чак.