Рәшит Әхмәтҗанов. “Бишташ”. Радиокомпозиция.
Без сезнең игътибарга шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанның “Биш таш” әсемле әсәре буенча эшләнгән радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Шигырьләрне Дания Нурлы белән Илдус Әхмәтҗан укый.
Бүген, 14 апрель көнне күренекле шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның туган көне.
Ул 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Шунда җиде сыйныфны тәмамлагач, һөнәр училищесында укып, ташчы була. Аннары нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961-1964 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керә һәм аны 1969 елда тәмамлый. Шуннан соң Татарстан Мәдәният министрлыгында, “Яшь ленинчы” һәм «Татарстан яшьләре» газеталары редакцияләрендә эшли. 1980 елдан «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре иде. Шагыйрь 1995 елда вафат булды.
Хәзер игътибарыгызга шагыйрьнең «Биш таш» дигән поэмасы буенча эшләнгән радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Аны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Дания Нурлы һәм Илдус Әхмәтҗан башкаралар.
Әмирхан Еники. “Төнге тамчылар”. Радиопостановка.
Сезне татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Төнге тамчылар» дигән әсәре буенча эшләнгән радиотамаша тәкъдим итәбез. Ул магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә 1972 елда язып алынган. Рольләрдә Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры артистлары.