Киндер тукыма, киндер мае, киндер чәе… Бу төшенчәләрнең нәрсә аңлатканын белмәүче тулы бер буын үсеп җитте инде. Әмма кешелек дөньясын киендергән, туендырган hәм сау-сәламәт иткән бу культураны бүген торган саен күбрәк игә башладылар. Татарстанда беренчеләрдән булып киндер үстерүгә алынган кыю егетләрнең берсен без бүген студиягә кунак итеп чакырдык. Руслан Хәлиуллин белән журналист Миңназыйм Сәфәров әңгәмәсен бергәләп карыйк.