Бөек Җиңүнең 80 еллыгына санаулы көннәр калды. Без сезне һәр тапшыруда безнең тормышыбыз тыныч булсын өчен үзләрен аямыйча көрәшкән, бик күпләре яу кырында ятып калган милләттәшләребез, алар турындагы истәлекләр белән таныштырып барабыз. Бүген сүзебез Башкортстанның Дүртөйле районында туып үскән, ил азатлыгы өчен көрәшеп, туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайткан сугыш ветераннары турында булыр. Алар икесе дә бер районда туып үссәләр дә, икесе дә үзләрен аямыйча яу кырында фашистларга каршы көрәшсәләр дә, сугыш беткәч кенә очрашалар. Икесенең дә шөгыле – балаларга белем бирү. Алар кавышу көнен истәлекле итәргә булалар, халкыбыз Бөек Ватан сугышы төгәлләнүнең бер еллыгын билгеләп үткән көнне – 1946 нчы елның 9 нчы маенда туй үткәрәләр. Хәзер сүзебез шушы катлаулы язмышлы милләттәшләребез, аларның балалары турында.
НАЦИОНАЛЬНЫЙ ПРОЕКТ «СЕМЬЯ»
“Игътибар үзәгендә — кеше” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын ишетә аласыз. Ул «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарылган эшләргә багышлана. Иң актуаль мәгълүматны Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова җиткерә.
Шәхси бакчаларда язгы эшләр башланды. Болар хакында турыдан-туры эфирда “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан филиалы белгече, җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.