«Фидакарьләр» тапшыруы кунаклары Татарстан радиосы аша татар телен укытуда тупланган алдынгы тәҗрибә белән уртаклашуны дәвам итә. Бүген уен технологияләре аша татар теленә тәрҗемәсез өйрәтү ничек була икәнен карарбыз.
Студиябездә кунакта — Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 117 нче мәктәп укучылары һәм аларның мөгаллиме Гаязова Фәния Камил кызы.
Тапшыру ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.