Бүген Халыкара мәдәният көне!
Халыкара мәдәният көне — мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген һәм бу игелекле эштә хезмәттәшлек итүнең кирәклеген искә төшереп тора. Республикада төрле халыклар һәм конфессияләр мәдәниятләре үзара тыгыз элемтәдә тора. Без халкыбызның гореф-гадәтләрен саклыйбыз һәм киләчәк буынга тапшырабыз, югалган һөнәрләрне һәм кәсепләрне яңадан торгызабыз. Болар барысы да безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз!