Игътибарыгызга тапшыруыбызның «Фәнсөярләр клубы» сәхифәсе тәкъдим ителә. Студиябезнең кунагы – генеолог, ягъни шәҗарәләр төзү буенча белгеч Рамил Гаптрәхимов.
Соңгы арада үз нәсел-нәсәбеңнең тарихы белән кызыксыну арта бара ди шәҗарә төзү белән шөгыльләнүчеләр. Һәм иң мөһиме зур кызыксынуны яшьләр күрсәтә. Бу, әлбәттә бездә бик зур соклану уята.
Шәҗәрә – гарәпчәдән нәсел-ыру тарихы дигән сүз. Төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, һәм башка халыкларда шәҗарәләр белән кызыксынуның күп гасырлык тарихы бар. Татарның югары катлау вәкилләре 19нчы гасырга кадәр үзләренең хокукларын архивларда яткан шәҗәрә текстларыннан күчермәләр ала-ала дәгъва иткәннәр. Ислам дөньясы да үзенең мәдәни-рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әти-әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога кылу тиеш. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Борынгыдан татар кешесе үзенең 7 буын бабасын белергә тиеш дигән канун яшәп килә һәм шәҗарәләр төзү безнең асылыбызга кайту, туганлык җепләрен ныгытуга бер адым.
Үзе дә шәҗарәләр төзү остасы булган шагыйрь Дамир Гарифуллин болай дип яза:
Шәҗәрә ул — үткәннәрдән
Киләчәккә тәрәзә.
Һәр халыкта, һәр заманда
Шәҗәрәдә дәрәҗә.
Шәҗарә төзегәннән соң безнең алда ачылган дөнья, бу эштәге кыенлыклар һәм үзенчәлекләре турында сөйләшү өчен студиябезгә яшь генеолог Рамил Гаптрәхимовны чакырырга булдык та инде. Аның белән әңгәмәбез сез дә дә нәсел-ыру тарихы белән кызыксыну уятыр дигән өметтә калабыз.









