“Газиз тавышлар”.Таһир Якупов язмалары.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Бүгенге көндезге концертыбызны без милли музыка сәнгатебездә бай мирас калдырган сөекле җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов язмаларыннан төзедек.
Программада:
“Мин килермен каршыңа” (Фәтхрахман Әхмәдиев көе, Шамил Рәкыйпов шигыре), “Гөлнарым” (Фәрит Хатыйпов, Гамил Афзал), “Аккошлар” (Фасил Әхмәт, Равил Фәйзуллин), “Сәяхәтче җыры” (Зиннур Гыйбадуллин, Гөлшат Зәйнашева), “Туган авылым урамы” (Ганс Сәйфуллин, Гөлшат Зәйнашева). Татар халык җырлары: “Олы юлның тузаны”, “Оренбург яшьләре җыры”, “Карачлы авылы көе”, “Ай-ли, гөлкәем”.