“Татарлар. Үз өемдә – үз көем” тапшыруының бүгенге чыгарылышы республикабызның төньяк – көнчыгышында урнашкан Тукай муниципаль районында әзерләнде.
Һәр тапшыруда без сезне республикабызның бер районы, андагы матур эшләр, проблемалар, төбәкнең тарихы, халыкның яшәү рәвеше, үзенчәлекләре белән таныштырып барабыз. Ул төбәктә яшәүче кешеләр, чын-чынлап, “Аллага шөкер, үз өемдә – үз көем”, — дип әйтә алалармы, туган телләрен саклау, үз гореф-гадәтләрен үтәү, гомумән, милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен шартлар тудырылганмы? Үз өйләрендәге кебек җылы, рәхәтме, күңелләре тынычмы? Менә шушы мәсьәләләр тапшыруларыбызның үзәгендә чагыла.









