Атналык күзәтү.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.
Республикада экологик икеайлык чаралары дәвам итә. Төп эш юнәлешләре нинди?
Апрель-май айлары җәйге вакытны планлаштыру чоры, ата-аналар балаларының ялын дөрес оештыру турында уйлана. Укучыларның кайберләренә файдалы ял, ә олыракларына эш тә кирәк. Бу уңайдан файдалы мәгълүмат ишетә алырсыз.