Бүген эфирдагы эшебезне Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Данлы еллар елъязмасы» дигән циклдан чирттагы тапшыру белән башлап җибәрәбез. Утлар-сулар кичкән фронтовик, Ленинград блокадасы михнәтләрен кичергән батыр сугышчы һәм күренекле шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Мәхмүт Хөсәеннең атаклы музыкантларыбызга һәм композиторларыбызга багышланган шиыгрьләреннән төзелгән радиокомпозиция тәкъдим ителә. Программабыз дәвамында сез шулай ук Салих Сәдәшев, Заһидулла Яруллин, Сара Садыйкова, Имсәгыйль Һилалов һәм Рөстәм Яхин әсәрләрен республикабызның танылган музыкантлары һәм авторларның үз башкаруында ишетерсез. Мәхмүт Хөсәен укуындагы шигырьләр 1980 еллар ахырында язып алынган.