Татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән Камил, өйгә кайткач, әтиләренә дәрес бирәләр. Аның бүгенге темасы – Әрәпә бәйрәме. Борынгы заманнардан ук яшәп килгән әлеге бәйрәм хәзерге вакытта татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә генә сакланып калган, шуңа да карамастан, аның эчтәлеге гаять тирән, уеннары үтә дә кызыклы. Аны Камил “Батырлар бәйрәме” дип атый. Хәер, мең кат укыганчы, бер кат тыңлавың яхшырак. Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк әле.