Бүгенге тапшыруыбыз Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, милли опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе – Зөләйха Хисмәтуллинаның якты истәлегенә багышлана.
Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина 1922 елның 22 ноябрендә КазанныңБишбалта Бистәсендә дөньяга килә. Туганнары арасыннан Галимҗан абыйсы ул
вакытта Татар театрында чәчтараш булып эшли. Кечкенә Зөләйха да аңа ияреп ешкына театрга бара. Мәктәптә уку белән бергә Зөләйха Хисмәтуллина Казанның 1нче
музыка мәктәбендә дә белем ала. Булачак җырчының хезмәт юлы бик иртә, 16 яшендәбашланып китә. Ул Татарстан радиосы хорында җырлый башлый. Композитор, радионың
музыкаль мөхәррире Җәүдәт Фәйзи киңәшен тотып, 1940 елда Ленинград Дәүләтконсерваториясе каршындагы музыка училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы
башлангач, Казанга кайтып укуын Казан музыка училищесында дәвам итә. Мәскәүконсерваториясендә татар студиясе ачылгач, конкурс буенча анда да үтә, әмма
гаилә хәлләре белән бара алмыйча кала. Композитор Нәҗип Җиһанов аның Мәскәүгәкитмәвен ишетеп үзенә чакырта. Зөләйха Хисмәтуллинаның сәхнәдәге беренче дебюты
– 1945 елда Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсында Каракаш партиясе. Музыкатәнкыйтьчеләре аның гаҗәеп матур тавышына таң калалар. Шул ук елны Зөләйха
Хисмәтуллина яңа ачылган Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә һәм 1950елда аны уңышлы тәмамлый. 1945 елдан алып 3 дистә ел дәвамында, ягъни 1976 елга
кадәр – Зөләйха Хисмәтуллина Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балеттеатры солисты. Опера сәхнәсендә ул кырыктан артык образ иҗат итә. Күп кенә
композиторлар үз музыкаль әсәрләрен Зөләйха Хисмәтуллинага багышлап язалар.Нәҗип Җиһановның “Намус” һәм “Түләк” операларында, Хөснул Вәлиуллинның “Самат”
Һәм “Дим буенда” әсәрләрендә, Җәүдәт Фәйзинең “Тапшырылмаган хатлар”ында төппартияләр аның тавышы өчен язылган. Зөләйха Хисмәтуллина Мансур Мозаффаров,
Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин җырлары һәмромансларының күбесен иң беренче башкаручы була. 1961 елдан Зөләйха
Хисмәтуллина Казан дәүләт консерваториясендә укыта. 1983 елда – профессордәрәҗәсенә ирешә.
Зөләйха Хисмәтуллина 1994 елда Казанда дөнья куя.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, мәшһүрҗырчыбыз Зөләйха Хисмәтуллинаны искә алабыз. Үз истәлекләрендә, шәкерте —
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов “Балаларыннан ЗөләйхаГатаулловнаны күп “урладык” дип яза. Бүгенге тапшыруыбызда җырчы Зөләйха
Хисмәтуллина һәм музыкант Рәшит Таймасовларның нәсел дәвамчылары – уллары НаилТаймасов катнаша. Наил Рәшит улы үзе дә музыкант.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева остазы, Татарстанның һәмРоссиянең халык артисты Зөләйха Хисмәтуллина турындагы истәлекләре белән
уртаклашты. Шәкертләренең үз остазлары турында шулай җылы итеп сөйләве әлбәттәбары соклану уята. Димәк тырышлык, наз, игътибар бушка китмәгән. Әйе, Зөләйха
Хисмәтуллина шәкертләренең күбесе бүген олы сәнгатькәрләр. Бу урында ЗөләйхаГатулловнаның тагын бер шәкерте Татарстанның халык, Россиянең атказанган
артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов истәлекләренә мөрәҗәгать итик.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов остазыЗөләйха Хисмәтуллина турында истәлекләрен яңартты.
Тапшыруыбыз ахырына якынлашкан мизгелләрдә мин тагын бер нәрсә хакында
уйланам. Бүген җыр сәнгатендә Зөләйха Хисмәтуллина ирешкән биеклекне яулаганҗырчыларыбыз юк. Ә бит, юкса, җырчыларны укыту, әзерләү системасы да төптән
үзгәрде, методикалар да камилләште, без – дөньяга, дөнья – безгә ачык дигәндәй.Әмма консерватория тәмамлаучыларның күбесе техника ягыннан әсәрне дөрес, камил
башкарса җырның рухын, аннан килгән җылыны бирә алмый. Зөләйха Хисмәтуллинаязмаларын тыңлаганда бу турыда һич әйтеп булмый. Алардагы җылылык әле бик күп
өшегән җаннарны җылытырлык.









