Радиопостановка.
Сезне күренекле грузин язучысы һәм драматургы Нодар Думбадзе әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Мин кояшны күрәм” дигән радиотмаша тыңларга чакырабыз. Инсценировка авторы – Дилүс Ильясов. Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары башкара. Радиотамаша Татарстан радиосы студиясендә режиссер – Әсфан Ильясов, режиссер ассистенты – Рәсим Сәлахов, тавыш операторы – Әминә Шаһиәхмәтова, мөхәррир — Нәсимә Әхмәтҗанова тарафыннан 1970 еллар башында магнитофон тасмасына язып алынган.