Тапшыруда башта без филология фәннәре докторы Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр” дигән дәреслеккә тиң китабы белән танышуны дәвам иттерербез. Аннары “Илдар Низамов мирасы” сәхифәсендә күренекле галимнең үзе дөньядан киткәч тә, без тыңлап гыйлем алсын, дип яздырып калдырган чыгышларының берсен тыңларбыз. Аның бу дәресе “Габдулла Тукай каләменең тел белән эш итү осталыгы” дип исемләнгән.