Әдәбият сөюче кадерле дуслар! “Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре” дигән циклдан чираттагы тапшыруыбызда
без сезнең игътибарга Татарстан радиосының алтын фондыннан Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Фәйзинең атаклы “Тукай” романы буенча эшләнгән радиоспектакль тәкъдим итәбез.