Тапшыруда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова катнаша. «Гаилә» илкүләм проекты (национальный проект «Семья’) чаралары җәмгыятьнең барлык әгъзалары өчен тигез хокуклар тәэмин итүгә дә юнәлдерелгән. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен республикада тернәкләндерү үзәкләре эшли.
Республикабызда язгы кыр эшләре башланды. Бәрәңге утырту үзенчәлекләре, башка авыл хуҗалыгы культураларын чәчү үзенчәлекләре турында авыл хуҗалыгында сыйфатны билгеләү буенча Россия агросәнәгать комплексының Татарстан филиалы директоры урынбасары Идрис Мөдәрис улы Гатин сөйли.
Тапшыруда шулай ук сугыш чоры баласы Нурбикә Бикчәнтәева белән әңгәмә тәкъдим ителә.










