Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән Оман солтаны Хәйсам бән Тарек Әл Сәид арасындагы сөйләшүләрдә катнаша. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында хәбәр итте.
Татарстан белән Оман солтанлыгын тотрыклы эшлекле һәм мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли. Республика белән Оман арасында товар әйләнеше күләме төрле елларда 20 миллион долларга җиткән.
Хезмәттәшлек шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында да алып барыла. Аны Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә Миңнеханов җитәкли. Оман ягыннан бу төркемдә Солтан Кабус исемендәге югары мәдәният һәм фән үзәге генераль сәркатибе Хәбиб әл-Риями эшли.
Узган елның декабрендә Миңнеханов Маскат шәһәрендә булды. Биредә ул әл-Риями белән очрашты һәм ике яклы багланышларны үстерү турында фикер алышты.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК