Композитор Рафаэль Бакиров иҗатына багышланган концерт-очерк.
Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында “Татарстан радиосының алтын фондыннан” дигән сәхифә тәкъдим ителә. Ул танылган композитор, без яраткан җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Бакиров иҗатына багышлана. Рухына бер дога булсын дип, музыка белгече Гөлназ Гыйльминең 2006 елда композитор белән яздырылган әңгәмәсен игътибарыгызга тәкъдим итәргә булдык.









