«Татар радиоуниверситеты». 1 нче тапшыру. Кунакта – КФУ Фундаментал медицина — биология институты укытучысы Айзиряк Садыйков.
Бүген безнең эфирда зур вакыйга! Хәзер без сезнең игътибарга өр-яңа проектыбызны тәкъдим итәбез. Без аны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Яңа проектыбызның исеме – “Татар радиоуниверситеты”!
Әлеге тапшыруның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Соңгы дистә елда халык арасында: “Татар теле – фән теле түгел” дигән ялгыш караш киң таралды. Ләкин шул ук вакытта татар телен камил белгән бер буын яшь галимнәр үсеп җитте. “Татар радиоуниверситеты” проекты Сезне алар белән янә бер очраштырырга булды, чөнки моңа кадәр без инде ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Фәнсөярләр клубы” дигән тапшырулар циклы эшләгән идек. Бүген башланып китәчәк тапшыру тагын да үзенчәлеклерәк! Иң мөһиме – ул сезнең өчен дә файдалы булачак, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Чөнки тормышыбызны фән, фәнни алгарыштан, яңа технологияләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
“Татар радиоуниверситеты”нда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәчәкбез. Бүген исә анатомия, кеше сәламәтлеге турында әңгәмә көтелә. Бу тема бервакытта да үз актуальлеген югалтмаячак.
Бүгенге остазыбыз – КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучысы Айзирәк Марсель улы Садыйков. Тапшыруны шулай ук Казан шәһәре Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары – Зәринә Муллахмәтова, Кәрим Кашапов, Самат Фәтхуллин автор Раил Садри белән бергәләп алып бардылар.
Тапшыруыбызның икенче өлешендә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин шигырьләре тәкъдим ителә. Аларны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы һәм нәфис сүз остасы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин укый. Җырларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Гыйләҗи башкара.