Республикабыз кырларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә алып барыла. Быел хуҗалыклар мул уңыш бирә торган яңа сортларны чәчүгә зур игътибар бирәләр. Болар хакында турыдан-туры эфирда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Айтуган Зөфәр улы Хаҗиев сөйли, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирә.










