“Газиз тавышлар”. Татарстанның халык артисты Усман Әлмиевнең тууына 110 ел.
Сезне Татарстанның халык артисты, милли опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе Усман Әлмиев язмаларыннан төзелгән концерт тыңларга чакырабыз.
Бүген, 24 апрельдә, аның тууына 110 ел.
Концертта җырчы язмасында халкыбызның “Ай-һайлүк”, “Ай, йолдызым”, “Ярминкә такмаклары”, “Петрякс авылы көе”, “Тубыл”, “Фәрхетдин”, “Шахта”, “Таһир-Зөһрә” җырлары, Нәҗип Җиһановның “Качкын” операсыннан Булат ариясе, Салих Сәйдәшев “Наемщик” музыкаль драмасыннан Батырҗан ариясе, Җәүдәт Фәйзинең Әхмәт Ерикәй шигыренә язган “Гармун” дигән җыры тәкъдим ителә.