Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Шушы олы датага әзерлек йөзеннән Татарстан радиосы “Данлы көннәр елъязмасы” дигән яңа сәхифә ачып җибәргән иде. Татар әдәбиятында, рәсем, театр, музыка сәнгатендә Бөек Ватан сугышы темасы аерым бер урын алып тора. Һәм әлеге әсәрләрне бер эзлеклелектә күзәтсәк, чыннан да, күз алдына халкыбызның батырлык елъязмасы килеп баса. Бу тапшыруларда без сезне әнә шундый әсәрләр белән таныштырабыз, илебез азатлыгы өчен көрәшкән татар язучылары, артистлар, рәссамнар, композиторлар турында сөйлибез.
Бүген исә без сезнең игътибарга язучы Айдар Хәлимнең “Берлинга хат” исемле хикәясен тәкъдим итәбез. Ул нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында яңгырый.









