Радиобыз фондында рухи дөньябызда якты эз калдырып киткән күренекле җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов башкаруында Габдулла Тукай шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән радиокомпозиция саклана. Аның авторы – җырчы үзе, шигырьләрне дә ул үзе укый. Эмиль ага бу композицияне моннан күп еллар элек сөекле шагыйребезнең туган көне уңаеннан әзерләгән иде. Хәзер инде менә без җырчының үзен дә рәхмәт белән искә алабыз.
Тапшыруның икенче өлешендә Казан шәһәре мәктәпләрендә укучы балалар башкаруында Г. Тукай шигырьләре бирелә.