Кадерле дусларыбыз, тагын бер яңа көнне бергәләп башлап җибәрәбез. Бүген, 26 апрель — сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, Туган тел көне.
Хәзер сезне “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Без аны Габдулла Тукай шигырьләренә башкарыла торган халык көйләреннән, композиторларыбыз әсәрләеннән һәм татар шагыйрьләренең Тукайга багышланган шигырьләреннән төзедек. Шигырьләрне Татарстанның халык шагыйре Тәлгать Хаматшин укый.
Тапшыруның икенче өлешендә “Мин әтине өйрәтәм” радиосериалының данлыклы Тукай клубына багышланган сериясе тәкъдим ителә.