Атналык күзәтү.
Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләре белән очрашуы узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов май аенда булачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына аерым тукталды.
Бүгенге тапшыру бик әһәмиятле, тирән мәгънәле бәйрәм көнне эфирга чыга. 26 апрельдә, гадәттәгечә, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуын билгеләп үтәбез. Быел бәйрәм чараларының төп өлеше Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында һәм аның янындагы мәйданда була.