Кичә республикабызда, дөньяның татарлар тупланып яшәгән һәр төбәгендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә һәм Туган тел көненә багышлап күп санлы чаралар үткәрелде. Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында шушы чараларның иң зурысы – Шигъри митинг булып узды. Без сезне шушы бәйрәмнең язмасын тыңларга чакырабыз.